Әлмәтлеләр бозда узган күңел ачу чараларында катнашты.
Әлмәттә бозда күңелле стартлар узды
«Татарстанда Кыш» республика проекты көчәя бара. Узган ялларда 1 территориаль иҗтимагый үзидарәнең хоккей корты территориясендә «Бозда күңелле стартлар» спорт-күңел ачу чарасы узды.
Чара яшьләрне һәм микрорайон халкын берләштерде, боз мәйданчыгын актив уеннар һәм ярышлар үзәгенә әйләндерде. Иң яхшы костюмга конкурс зур кызыксыну уятты, ә «Заморозки» һәм «Салочки» динамик уеннары процесска хәтта иң кечкенә тамашачыларны да җәлеп итте.