Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы авылларында Сабантуй кичектерелә

Һава шартлары аркасында милли бәйрәм уздырылмый яки вакыты күчерелә.

Бәйрәм һава шартлары аркасында уздырылмый
Һава шартлары аркасында Әлмәт районының түбәндәге торак пунктларында Сабантуй уздырылмый: Мәмәт, Кичучат, Югары Мактама, Миңнебай.

Соңрак вакытка түбәндәге торак пунктларга күчерелә: Бишмунча (12 сәгать), Колшәрип(11 сәгать), Кәшер (төшке аштан соң).

Калган торак пунктларда Сабантуй график буенча узачак.