Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык хәтере сагында

Туган якны өйрәнү

Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда шәһәребезнең 70 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.

Утырышка фәнни хез-мәткәрләр, туган төбәк тарихын өйрәнүчеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, нефтьчеләр каласы тууның чишмә башында торган һәм үсеш тарихы шаһиты булган хезмәт ветераннары чакырулы иде. Очрашуның максаты туган ягыбызның тарихи мирасын өйрәнү, саклау һәм хәтта иден-тификацияләү өчен бер-ләшүдән гыйбарәт булды.

Чарада катнашучылар үзара гәпләшү форматында шәһәр тарихы, аның мөһим объектлары төзелеше турында белгәннәре, нефтьчеләр башкаласы тормышына бәйле кызыклы фактлар белән уртаклаштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музей хезмәткәрләре үзләре дә туган якны өйрәнү буенча бик җентекле эш алып баралар, һәм бу юнәлештә фәнни хезмәт куючылар белән үзара хезмәттәшлек бәяләп бетергесез әһәмияткә ия.

Музей директоры Винера Кыяметдин кызы Зәйдуллина чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, шәһәр тарихы турында алга таба материаллар эзләүдә ярдәм итүләрен сораган иде. Нәтиҗә озак көттермәде.

Фотоматериаллар һәм экспонатлар тапшырганнары өчен М.Я. Сөләймановка, А.М. Ивановка,        Ш.Л. Таиповка,  А.И. Зәйнуллинга,  А.М. Вакатовага, М.Ш. Гарифуллинага, З.Г. Хәбиповага       Әлмәт туган якны өйрәнү музее исеменнән эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Утырышта туган як тарихын өйрәнү буенча тикшеренү һәм эзләнү эшен тагын да активлаштыру өчен мондый чараларны ай саен уздырырга дигән карарга киленде.

Татьяна Ефимова,   музей хезмәткәре    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса