Мастер-класслар, уеннар һәм викториналар: Әлмәттә ел саен үткәрелә торган "Библиосумерки-2022 " акциясе узды
Быел "Библиосумерки" РФ матди булмаган кыйммәтләр елына багышланган.
Әлмәт шәһәренең үзәк балалар китапханәсендә шау-шулы һәм күңелле булды. Китапханә хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган «Библиосумерки-2022» акциясе үткәрделәр. Балалар өчен төрле мастер-класслар, интеллектуаль һәм хәрәкәтчән уеннар, шулай ук викториналар үткәрелде.
"Быел "Библиосумерки" РФ матди булмаган кыйммәтләр елына багышланган. Бу бәйрәм бик мөһим. Безнең китапханә 9.00-17.00 сәгатьтләрдә эшли һәм бу көнне генә бирегә кич белән килеп, вакытны күңелле итеп үткәрергә мөмкин", – дип сөйләде үзәк балалар китапханәсе мөдире Арина Захурдаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа