Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районы музеенда балалар өчен чара уздырылган

Чара музей йортында узган.

"Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда “ Төхвәтулла бабайда кунакта” исеме астында чара үткәрелде. Чарага балалар чакырылган иде. Мондый чараларда авыл балалары гына түгел, кайткан кунакларда бик рәхәтләнеп катнашалар.
1896 елларда  авылда  бик оста чабатачы карт Төхватулла яшәгән. Музейга нигез салучы Хәлиулла Әхмәтшин шушы авылдашын мәңгеләштереп музей түренә агачтан аның сынын ясап куйган. Музей залына кергән кеше шушы сынны күреп бер мәлгә туктап кала, чөнки бу сын чын кешегә охшап тора. Ә музей хезмәткәрләре татар халкының гореф –гадәтләрен саклап калу йөзеннән, нәкъ менә шушы бүлмәдә бик күп төрле кызыклы чаралар үткәрәләр. Бу чаралар барысы да авыл халкының үткәненә, борынгы әби – бабаларыбыздан калган гореф – гадәтләргә таянып эшләнелә.


Бу юлы исә чара музей йортында үткәрелде. Чараның максаты: гаилә табыны, түрдәге самовар, һәм дөрес итеп чәй кайнату серләре. Бүгенге эссе көннәрдә салкын су гына эчү кеше организмы өчен бик үк файдалы булмас иде. Ә менә кул астында булган карлыган, җиләк, бөтнек яфрагы һәм башка үсемлек яфраклары салынган чәйнеккә, кайнап чыккан самовар суы кушып дөрес итеп чәй ясасаң, аның чәе генә түгел чәйдән килгән хуш исе дә бала организмы өчен дә, олылар өчен дә бик файдалы булыр иде. Әле шул чәйне борынгы бабаларыбыз кебек җиргә дөрес итеп аякларны бөкләп утырып, бал кортларының төрле чәчкәләрдән җыйган хуш исле балы белән эчеп тә җибәрсәң, аның сихәтен санап бетереп булмас иде. Әйдәгез сәләмәтлекне шулай ныгытыйк!", - диләр музей хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса