Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бүген Әлмәттә Муса Җәлилгә багышланган чаралар узачак

15 февраль көнне Әлмәтнең мәдәният дөньясы көн дәвамында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алачак.

Халкыбызның каһарман улына 115 ел тулу уңаеннан төп чара шагыйрьнең стеласы янында узачак. Биредә "Җәлил укулары" III Халыкара бәйгесендә актив катнашучылар, күренекле язучылар, сәнгать әһелләре катнашында шагыйрьне искә алу, шигырьләрен сөйләү, стелага чәчәкләр салу оештырылачак, дип хәбәр итә шәһәр мәдәният идарәсе.

Шәһәр паркының "Ассоль" кафесында "... Гомрем минем моңлы бер җыр иде..." дип исемләнгән очрашу узачак.

Әлмәт татар дәүләт драма театры тарафыннан гамәлгә кертелгән "Шагыйрь сүзе" акциясе быел яңа форматта узачак. Шәһәрнең 5 нче санлы автобусында хәрәкәт итүче пассажирлар бу юлы яраткан артистларын салондагы зәңгәр экраннардан күрәчәк һәм ишетәчәк.
Ә театрның үзендә якташыбыз Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча сәхнәләштерелгән "Кайда минем Илем...?" спектакле күрсәтеләчәк.

Шәһәрнең С.Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәсе туры эфирдан "Җәлил- FAST" тәкъдим итә.
1нче китапханәдә әдәби вернисаж, 2нче китапханәдә Әлмәт музыка көллияте студентлары белән әдәби - музыкаль кичә, өченче балалар музыка мәктәбендә "Тормыш кебек җыр" дип исемләнгән лекция, Ф. Кәрими исемендәге мемориал музейда "Хәтер көне", Бишмунча авылы мәдәният йорты аккаунтында викторина, Берёзовка авыл клубы аккаунтында тормыш юлы һәм шигырьләре белән таныштыру планлаштырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса