Әлмәт шәһәренең 1нче балалар музыка мәктәбе 65 еллык юбилеен билгеләп үтә
Анда 4 мең бала белем алып, укуын тәмамлаган.
1 нче балалар музыка мәктәбе концертлар сезонын ача. «Безнең йорт Татарстан» — берьюлы берничә истәлекле датага багышланган: мәктәпнең 65 еллыгы һәм композитор Рәис Нәгыймовның юбилее. Бу хакта «Әлмәт ТВ» хәбәр итә.
Музыка мәктәбе шәһәргә нибары ике ел тулган вакытта ачылган. Беренче педагоглар Казан консерваториясеннән килгән, ә укучылар - нефтьчеләр балалары булган.
Укытучы Люция Сабирова иң беренче чыгарылыш сыйныф укучысы Маркиз Гатин булуын әйтте, чөнки иң беренче таныклык аңа бирелгән. Кайбер чыгарылыш сыйныф укучылары туган якларда хезмәт итсә, икенчеләре Казанга китеп, анда мәдәният хезмәткәрләре булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа