Зәмирә Рәҗәпова үзенең инстаграмын актив алып бара. Ул анда үзе белән булган күп хәлләрне яза.
Бүген ул үзенә килгән хәбәрне урнашытырган, «Мактанырга бик яратасыз, сөмсерегез бер дә кер күтәрми. Бизнес-леди. Телеведущая. Мин сездән көләргә теләсәм, комментарийга язар идем», диелгән анда. Шушы хәбәргә җавап итеп Зәмирә пост язган.
«Мин вообще кер күтәрмим. Өйдә дә, табак-савытларда да, киемнәрдә дә, мөнәсәбәтләрдә дә, бигрәк тә кешеләрдә. Шул «керле» кешеләрне ышкып-ышкып юасы, аннары салкын чишмә суында чайкап, кояшка эләсе килә. Бәлки күбек аклыгы, чишмә сафлыгы, кояш җылысы сеңәр иде‒», дип язган Зәмирә.
Автор: Г.Шәрәпова
Фото: Инстаграм