Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Эзоп зирәклеге, яки Күңелне коллыкка алып буламы?

Мәхәббәтме, әллә ирекме? Ирекме, яки гомерме? Үзәк өзгеч сайлау... Әлмәт драмтеатрында шушы төшенчәләр арасында бәргәләнделәр. «Эзоп» кысаларында. Кол буларак сүзен турыга бәреп әйтә алмаган акыл иясе үз фикерен мәсәл белән җиткерде, аңлаган кеше аңлады, кемнедер ул уйландырды, икенчеләр артистларның уйнавына сокланды... Мәңгелек бәхәс белән драмтеатр 75 нче сезонын ачты.

Хәтерлисездер, сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясеннән соң, «Эзоп»ны мичтәге кайнар кабартма кебек көтәбез, дип язып чыккан идем. Пешеп чыкты, җәмәгать. «Тәме» үзенчәлекле. Акыллы фикерләр, башка яктан ачылган артистлар уены, музыка, сәхнә бизәлеше – куелыш көчле. Режиссеры да текә – Питердан килгән Денис Хөснияров. Төгәл бер ай эчендә ул тамашачыны гаҗәпләндерердәй, артистларның һөнәри осталыгын 180 градуска борырдай спектакль әзерләде.

- Яңа коллектив белән эшләү һәрвакыт яңа тәҗрибә, яңа сынау. Монда икеләтә сынау булды. Чөнки труппа башка телдә сөйләшә. Мин беренче тапкыр телне аңламаган хәлдә спектакль куйдым. Пьеса Бразилиянеке, ул русчага, аннан татарчага тәрҗемә ителгән. Телнең үзенчәлекләре дә бар. Шушы ягы авыр бирелде, - дип уртаклашты режиссер. Артистлар ишетмәгәндә зарланып та алды. - Алар мине алдады да әле – мин сиздем аны. Ни сөйләгәннәрен аңламыйм, ә алар алдый...

Ярар ла, иптәш режиссер, үпкәләп торыр чакмыни!? Бу очракта Эзоп сезгә берәр мәсәлен бәян иткән булыр иде, мөгаен. Аның кадәр гыйлемле, эчке байлыгы ташып торган даһи фәлсәфәче Әлмәт тамашачысы күңелен дә җилкендерде бит.

- Куелыш гадәти түгел, уйландыра торган. Сәхнә борынгы Грецияне дә, бүгенге чорны да чагылдыра. Бәлки хикмәт төп кыйммәтләрдәдер. Кеше, кием-кыяфәт үзгәрсә дә, күңел сыйфатлары югалмый. Артистлар барысын да тамашачыга җиткерә алды дип уйлыйм, - дип хисләрен җиткерде ветеран журналист Әлфия Ярмиева.

Вакыйгалар Борынгы Грециядә барса да, режиссер аларны чынбарлыкка күчергән. Шуңа да безнең заман чагылышын, хәтта кайберәүләрне тану ихтималы да бар: Ксанф (Динар Хөснетдинов) кебек шамакай байлар, мәхәббәтен җавапсыз калдырганы өчен үч алучы Клея (Лилия Заһидуллина) һәм, әлбәттә, Эзоп (Илсур Хәертдинов) төсле акыллы коллар... Бәлки тамаша залында ук эчке халәте һәм холкы белән охшашлык табучылар да күзәтелер. Барып күрегез әле, спектакль ошаса-ошамаса да, һәрхәлдә, Эзоп сезнең тарихи-фәлсәфи белем-кызыксынуларыгызны киңәйтәчәк.

Премия ияләре

Тантаналы ачылыш театр өчен ташка баскан премьера тәкъдим итү генә түгел, ул әле район башлыгының «Ел актеры» премиясе ияләрен игълан итү дә. Быел әлеге мәртәбәле исемгә Татарстанның халык артисты Рамил Минханов, яшь артистлар Фаил Сафиуллин белән Ләйсән Заһидуллина лаек булды. 4 ел дәвамында тапшырылучы Дамира Кузаева исемендәге премия РФнең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев белән яшь актриса Энҗе Сәйфетдиновага бирелде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Татьяна Афонина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса