Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Суыткычны ничек юарга?

Суыткычны сатып алу белән үк юу мөһим. Аннары гына кабызырга кирәк.

Кибеттә вакытта ул һавадагы бактерия, микробларны үзенә сеңдерә. Кешеләр кулларын да юмыйча ишекләрен ачып карыйлар. Шуңа күрә сатып алынган суыткыч фатирга пычрак килеш китерелә.

 

Суыткыч эчендәге исне
ничек бетерергә?

 

lБу эштә еш кына гади лимон согы ярдәм итә. Берничә лимон сатып алып турагыз, кисәкләре белән пычранган урыннарны сөртеп, бер сәгатькә калдырыгыз. Аннары сулы губка белән суыткыч эчен сөртеп алыгыз. Лимон истән һәм начар бактерияләрдән коткара.

lСуыткычны водород перекисе белән дә хушландырып була. Перекиська чылатылган губка белән пычрак урыннарны ышкыгыз.

lСуыткычтагы исне бетерер өчен аш серкәсе кулланырга мөмкин. Серкә белән суны 1:1 нисбәтендә кушыгыз, аннары бу кушылма белән суыткычны эчтән сөртеп алыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса