Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Манго ашарга яратасызмы?

Еш кына мангоны «җиләк-җимеш короле» яки «азия алмасы» дип атыйлар.

Манго – экзотик җимеш. Ул кавын, абрикос, персик, лимон, ананас төсмерләре,  җиңелчә тәме белән сокландыра.

Җимеш, тәмле тәменнән тыш, файдалы матдәләргә дә бай, алар арасында бета-каротин, с витамины (аскорбин кислотасы) һәм бакыр аеруча мөһим. С витамины күләме буенча манго лимон һәм әфлисуннардан өстен.

Составында мангоның файдасын билгели торган башка кирәкле элементлар да бар: А, Е витаминнары, В группасы, углеводлар (глюкоза, сахароза, крахмал), таниннар, аминокислоталар, органик кислоталар, антиоксидантлар, флавоноидлар, полифеноллар, ниацин, кверцетин, астрагалин, зеаксантин, лупеол, мангиферин, май кислоталары, микро - һәм макроэлементлар, клетчатка. Төшендә  мангустин – температураны төшерүче үзлекләргә ия матдә бар. Термик эшкәртү вакытында җимешнең химик составы үзгәрми.

Яшь җимешләрнең калориялелеге югары түгел-65 килокалория. Эшкәрткәндә ул сизелерлек арта. Киптерелгән җиләк - җимештә-200-250, ә манго цукатларында 320 килокалория бар.

Мангоның бай составы аның файдалы үзлекләрен билгели:

● метаболизмны активлаштыра;
● организмнан зарарлы матдәләрне чыгара;
● авитаминозны дәвалый;
● кандагы шикәр күләмен киметә;
● антисептик үзлекләргә ия;
● нерв системасын ныгыта;
● баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра;
● йокыны нормальләштерә;
● күрү үткенлеген арттыра;
● остеопороз үсешен һәм сыну куркынычын кисәтеп, сөякләрне кальций белән тәэмин итә;
● бөерләрдә ташлар барлыкка килү куркынычын киметә;
● антиоксидантларның зарарлы йогынтысын нейтральләштерә;
● рак күзәнәкләренең бүленүен тоткарлый.

Экзотик җимешнең тагын бер уникаль үзлеге – җылылык сугуын булдырмый калу сәләте. Аның суы организмны суыта һәм озак вакыт дым белән туендыра.

С витаминының югары концентрациясе аркасында «җиләк-җимеш короле»  иммун системасын ныгыта һәм организмның вирусларга һәм авыру тудыручы бактерияләргә резистентлыгын арттыра. Шуңа күрә аны грипп һәм салкын тию вакытында профилактик чара буларак тәкъдим итәләр.

Нерв тайпылышлары белән интегүче һәм еш кына депрессив хәлдә булган кешеләргә манго файда китерәчәк. Тимернең югары булуы аркасында анемияне профилактикалау өчен кулланалар. 

Мангоның зыяны да бар.

Мангоны артык кулланганда файда урынына зыян да китерергә мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәргә тәүлегенә икедән артык җимеш ашарга киңәш ителми, ә балаларга бер җимеш тә җитә. Өлгермәгән  җимешләрне ашарга ярамый..

2-3 яшькә җиткәч, балаларга рационга манго кертергә мөмкин. Организмның реакциясен күзәтеп, җимешне акрынлап кертергә кирәк. Сабыйларга яңа сыгылган сок һәм пюре бирү яхшырак.

Панкреатит, бөерләр авыру булганда кулланырга ярамый. 

Гастрит һәм башка ашкайнату проблемалары булганда җиләк-җимешне төп ризык белән һәм аз гына микъдарда гына ашарга рөхсәт ителә.

Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса