Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Киемдәге тир тапларын бетерү ысуллары

Тирдән таплар авыр юыла торган сары төстә күренә.

Тирдән таплар бетерү ягыннан иң катлаулысы дип санала. Ләкин, берничә серне белсәң, аларны җиңәргә була.

Урамда һава температурасы югарырак булган саен, күлмәкләрендә, футболкаларның култык асларында тир таплары барлыкка килә. Күпчелек хуҗабикәләр өчен алар чын проблема. 

Ләкин, бу тапларны бетерергә һәм киемегезгә оригиналь күренешне кайтарырга ярдәм итәр өчен берничә эффектив ысул бар.

Әгәр дә тир таплары яңа булса


Киемнәрне бик салкын суга салыгыз. Аннары шул ук урыннарга 3 процентлы водород пероксиды сибегез. Аннары, тукыманың составын, төсләрен һәм башка шартларны исәпкә алып, әйберләрне гадәттәгечә юыгыз.

Күлмәкнең култыкларын хуҗалык сабыннары белән юыгыз. Ярты сәгатькә калдырыгыз һәм аннары гадәттәгечә - машинада яки кул белән юыгыз.

Ак киҗе-мамык киемнәр өчен идеаль алгоритм шундый: әйберне юешләп, теләсә нинди кислород агарткычы  салыгыз. Аннары бу урыннарга кайнар су агызыгыз. 20 минуттан соң машинада юарга мөмкин.

Әгәр дә таплар иске булса
Алдагы чаралар ярдәм итмәгәч, тагын бер ысулны сынап карарга мөмкин. Ләкин, шунысын да истә тотарга кирәк, аны беренче тапкыр иске әйберләрдә тикшерегез.

Әйбергә салкын су салыгыз. Тир тапларына майны чыгару өчен булган савыт-саба юа торган гельне салыгыз.  Төгәл бер минут көтегез (60 секунд!) һәм агып торган су астында юыгыз. Аннары, гадәттәгечә юыгыз.

Әгәр гель 60 секундтан артык эшләсә, кием тишелергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса