Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Зәңгәр мәтрүшкә

Күпьеллык үсемлек, биеклеге 30-80 см, июль-август айларында чәчәк ата.

Мәтрүшкәнең сарысы бар, зәңгәре бар. Ләкин  алар төрле төркемгә керәләр.  Зәңгәр мәтрүшкә. Русча «душица» дип атала. Чәчәкләре шәмәхә төстә.

Мәтрүшкә корырак җирдә, урман читендә, тау битләрендә, елга ярларында үсә.

Кышкылыкка саклар өчен 20-30 сантиметр озынлыкта кисеп алып, чормада яки яхшы җилләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда - бер ел, ваклап, нык ябылган үтә күренмәс савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.

 

Мәтрүшкәнең файдасы зур. Ул - табигый антибиотик. Составында корвалол, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп. Ул ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда да кулланалар. Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар. Аның эфир мае кайбер мазьлар составына керә. Моннан тыш, аны сабынга, иннекләргә, ислемайга хуш ис бирү өчен косметика өлкәсендә дә файдаланалар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса