Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Билгеле бер сезонда гына кулланыла торган товарлар була

Әгәр сезонлы товар сыйфатлы булса да, фасоны, күләме, төсе буенча туры килмәсә, аны шундый ук товарга 14 көн эчендә алмаштырырга мөмкин.

Елның билгеле бер сезонында куллану өчен билгеләнгән товарлар (язгы, көзге,
җәйге яки кышкы)  сезонлы товарлар дип атала.

Вакыты сатып алган көннән исәпләнә. 
Гарантия срогы чорында товарда җитешсезлек ачыкланса, кулланучы 
үз теләге белән акчаны, йә кире кайтаруны яки алыштыруны  таләп итәргә хокуклы. 

Сезонлы товарлар өчен гарантия вакыты тиешле сезон җиткәннән Россия Федерациясе субъектлары урнашкан урынның климат шартларыннан чыгып исәпләнә. 

Кышкы сезон - 16 ноябрьдән 15 мартка кадәр; язгы - 16 марттан 15 майга кадәр; җәйге - 16 майдан 31 августка кадәр; көзге - 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса