Кыяр мул уңыш бирсен өчен...
Поликарбонат теплицаларда, пленка астында үсүче кыярлар инде әллә кайчан мыеклар җибәреп, тармакланып та өлгерде.
Кыяр уңышын күпләп алуның сере бар.
Моның өчен кыяр бишенче-алтынчы яфракка киткәч, төп сабагын чеметеп кенә өзеп алырга кирәк. Чөнки шушы ботакта "буш" чәчәкләр була. Ә кыяр бирә торган “хатын-кыз” чәчәкләр нәкъ менә шундый ян як сабакларда барлыкка килә.
Кыяр су, дым ярата. Аңа бары тик җылы су сибәргә кирәк. Салкын су төрле авыруларга сәбәпче була.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа