Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Елан чагудан ничек сакланырга?

Болыннарда, урман аланнарында кып-кызыл булып җир җиләге өлгерде. Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер.

Ләкин күпләр бар дөньяларын онытып татлы эш белән мәшгуль булганда, саклык чараларына игъ-тибар бирми. Июнь ае эссе килү сәбәпле, гади кара елан аеруча еш очрарга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итә. Табигать кочагында ял итүчеләр, җиләк җыючылар, печәнгә, балыкка һәм себеркегә йөрү-челәр өчен дә түбәндәге саклык чараларын үтәү зарур:

1. Еланнар үзләре беркайчан да һөҗүм итми диярлек. Ләкин еланга үзегезнең килүегезне алдан хәбәр итәргә кирәк. Мәсәлән, шау-шу чыгарып, таяк белән куаклар астын тикшереп, юлга шакып. Кагыйдә буларак, елан китә.

2. Чокырлы урыннарга кулларыгызны сузмагыз. Мондый җирләрне кул белән түгел, ә 1,5-2 метрдан да ким булмаган таяк белән тикшерегез.

3. Урманда йөргәндә аякта озын кунычлы резин аяк киеме яки ботинка булырга тиеш. Кроссовкалар кимәгез. Озын куныч елан тешләреннән шактый киртә булып тора.

4. Өс киеме җиңелчә булмаска һәм тәнгә сыланып тормаска тиеш. Калган очракларда еланга сезне тешләргә бернәрсә дә комачауламый.

5. Туктап торган вакытта әйберләрегезне җирдән югарырак урыннарга элегез. Рюкзагыгызны, сумкаларыгызны ябып куегыз.

6. Елан күрсәгез, аны куарга тырышмагыз, акыллырак булып, әйләнеп узыгыз.

7. Әгәр дә инде елан чаккан икән, тиз генә үзегезне кулга алып, ярадан кан агу туктаганчыга кадәр агуны суырып ташлагыз. Авызда һәм ирендә яралар булырга тиеш түгел. Шунысын да онытмаска кирәк, агу тән буйлап тиз таралмасын өчен хәрәкәтләнмәү хәерлерәк. Шулай ук зыян күрүчегә күп итеп су эчәргә кирәк. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң вакытны сузмыйча шифаханәгә бару мөһим.

Җәйләрегез күңелле үтсен дисәгез, һәркайда игътибарлы булыгыз!

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса