Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Гортензия үстерүчеләргә киңәшләр

Гортензия атамасы грекчадан hydor — “су”, aggeion — “савыт” дигәннән килеп чыккан. Бу — аның дым яратуына карап кушылган булырга мөмкин. Икенче фаразлар буенча: гортензиянең орлыклар савыты кувшинны хәтерләтә.

Гортензия чәчәкләре матур итеп болыт сыман куе үссен өчен бакчачыларга берничә киңәш:

  • Гортензиягә язын марганцовка эремәсе сибәргә була.

Марганцовка гортензияне тукландыра, җирен дә йогышсызландыра, зарарлы бактерияләрне үтерә.

Марганцовканың алсу эремәсен (кристаллары эреп бетәргә тиеш) чәчәкнең төбенә сибәргә кирәк.

  • Гортензия әчерәк туфрак ярата, нейтраль, селтеле туфракта матур чәчәк ата алмый.

1 чиләк суга 100 мл алма серкәсе кушып сибәргә була.

10 л суга 2 аш кашыгы лимон кислотасы өсти аласыз.

Фото чыганагы: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса