Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язучылар аллеясында мәрмәр таш ачылды [+ФОТОЛАР]

«Бяки Буки» әдәби урам фестивале инде өченче тапкыр балалар үзләре сайлап алган язучы исемен Язучылар аллеясында мәңгеләштерә. Быел бу чара кечкенә генә юбилеен билгеләп узды. Бишенче тапкыр ул нәни әдәбият сөючеләрне бер мәйданга җыйды.

Үсеп килүче буында укуга кызыксыну уяту максатыннан оештырылучы бу бәйге быел роеспублика балалары арасында гына түгел, хәтта Россия киңлекләрен дә узып, чит төбәкләрне дә колачлаган. Донецк, Башкортстан, Алтай якларыннан килүчеләр бар дип, оештыручылар бу фестивальнең дәрәҗәсен билгеләде. 
Әлеге фестиваль башка чаралардан шунысы белән аерылып тора - биредә укучылар үзләре күрергә теләгән язучыны интернет тавыш биреп сайлап ала. Мондый форматны өч ел элек керттеләр. Язучылар аллеясында әлеге җиңүче язучыларга багышлап мәрмәр таш кую да матур бер гадәткә әверелде. 
Быел исә иң күп тавышны (интернет тавыш бирүдә барлыгы 1000 нән артык бала катнашкан) Казахстаннан яшь язучы Аделия Амраева туплады. Мәрмәр ташны ачуны да аның үзенә тапшырдылар. 
– Минем өчен иң кадерле бүләк – балаларның тавышлары булды. Бернинди «Оскар»лар да, калган башка премияләр дә кирәкми, - дип күңелен ачты өч китап авторы. – Көтелмәгән хәл булды җиңүем. Бу уникаль һәм иң ачык бәйгеләрнең берсе. Татарстанга да мин тәүге тапкыр килдем. Әлмәт искиткеч матур шәһәр. Ә балалары аннан да ачыграк! 
Аделия үзе кечкенәдән яза. Әмма яшүсмерләр проблемаларына кагылышлы әсәрләрен моннан биш-алты ел элек туплый башлый. Яшь буынны ничек укуга кызыксындырып була дигән сорауга да мәртәбәле кунак гади җавап бирде: 
– Кызыксындырырга кирәкми. Бала күңеле бик сизгер ул. Әти-әнисе китап укыган бала үзе дә белемгә омтылачак. Күбрәк китаплар сатып алырга, бергәләп өйдә укырга кирәк, - диде Казахстанда зур популярлык яулаган каләм иясе. 
Әлеге фестиваль кысаларында әлмәтлелөр һәм шәһәр кунаклары тагын берничә язучы белән дә очраша алды. Роберт Миңнуллинның «Бяки Буки» фестиваленең данлыклы кунагы булуына инде күнексәк, Мәскәүдән иң танылган балалар шагыйрьләренең берсе Виктор Лунинның килүе чын мәгънәсендә көтелмәгән бүләк булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса