Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа министр Әлмәт яшьләре белән очрашты [+ ФОТОЛАР]

Мәгълүм булганча, Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы икегә аерылды. Яшьләр эшләре буенча министр итеп билгеләнгән Дамир Фәттахов Әлмәттә булды, калабыз яшьләре белән очрашты, теләкләрен җиткерде.

Яңа министр Әлмәткә тулы көнен багышлады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин озатуындагы сәяхәт республикада беренчеләрдән булып төзелгән «Әни эшли» коворкинг-үзәгеннән башланды. Башкала кунаклары шулай ук «Юность», «Березка» лагерьларында, «Импульс», «Спартак» яшүсмерләр клубларында булды, биредәге педагоглар, балалар белән һәм яшьләр белән аралашты. Яшьләр үзәгендә барган капиталь ремонт барышы белән кызыксынды министр. Азактан ул “Кванториум» балалар технопаркын карады, шушында ук актив яшьләр белән очрашты. Сөйләшү үзгә үтте. Бу юлы сорауларны яшьләр түгел, ә министр үзе бирде. 
– Заман үзгәреп тора, сезнең дә таләпләр үзгәрә. Безнең яңа команданың бурычы – аларга оператив җавап кайтару, сезнең проблемаларны республика җитәкчелеге алдына актуальләштерү, – диде Дамир Фәттахов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X