Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Васильевкада печән өсте тәмамланды [+ФОТОЛАР]

Быел печән әзерләүчеләргә һава торышы кулай килде. Инде кайбер хуҗалыклар күпьеллык үләннәрнең беренче катып чабып, печәннәрен урнаштырып бетереп килә.

«Васильевская» җәмгыяте дә аяз көннән яхшы файдаланган. 
Хуҗалыкта бер чокырны сенаж белән тутырып, ябып куйганнар инде. Анда 1200 тонна терлек азыгы. Икенчесе дә тулып килә. Бу чокырдагы сенаж 1 мең тонна тәшкил итәчәк. Силос салуга август башларында керешәчәкләр. Печән әзерләү планын арттырып үтәгәннәр. 
– 240 урынына 350 тонна әзерләдек. Бу эш төгәлләнмәде әле, әлбәттә. Икенче тапкыр чабу вакыты җиткәч, тагын печәнгә төшәбез. Быел күбрәк әзерләргә тырышабыз, – диде Александр Кузнецов. 
Җитәкче 240 гектарда үстерелүче күпьеллык үләннәргә өстенлек бирә. 
– Кичә печәнгә алынган анализлар килде. Ул анда алыштыргысыз витамин булган каротинның югары сыйфатлы икәнлеген күрсәтте, – диде Александр Кузнецов шатланып. 
«Васильевская»да 430 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 100 е савым сыерлары. Кышын һәр сыердан 9-10 литр сөт савыла, бүген ул 15-16 литрга җиткән. Бозауларны да кайгыртканнар – 600 килограмм яфрак азык әзерләнгән. Хуҗалыкта эш тынып тормый, фермалар кышка, ындыр табагы урак өстенә әзерләнә. 
Эш хаклары яхшы булса да (механизаторлар 20-25, сыер савучылар 18, бозау караучылар 20 мең сум ала), авылдан эшләүчеләр табуы авыр икән. Аларны читтән чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса