Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ураза бәйрәме уңаеннан шәһәр паркында зур чара узды [+ФОТОЛАР]

Бүген шәһәр паркында Ураза бәйрәме уңаеннан зур чара булып узды.

Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан һәм парк ярдәмендә оештырылган бәйрәмдә өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Гадбрахман авылы Мәдәният йорты үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концертны, сәхнәдән балаларның догалар укуын тамашачылар алкышларга күмде. Күркәм традиция буенча бу юлы да паркка килгән һәркемне пылау һәм кайнар коймаклар белән сыйладылар. Аттракционнарда күңел ачу өчен уеннарда катнашкан нәниләргә билетлар өләшенде, шулай ук бушлай чупа-чупс, туңдырмалар да таратылды. Бәйрәм кунаклары сабын куыгы тамашасын да күзәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса