Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Мактама Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте [+ФОТОЛАР]

Халкыбыз иртәгә Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Бүген районның байтак авыл җирлекләрендә бу уңайдан тантаналар бара. Түбән Мактама җирлегендә дә митинг уздырылды. Бистәдә ике һәйкәл. Икесе янында да почетлы каравыл торулар оештырылган иде. “Үлемсез полк”, парад та оешкан төстә үтте. 
Авылдашларын бәйрәм белән җирлек башлыгы Владимир Михайлов, ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Гыйбатова, запастагы подполковник Рамил Бәдретдинов тәбрик итте. Сугышка Түбән Мактамадан 236 кеше алынган. Шуларның 141 е генә әйләнеп кайта алган. Бүген җирлектә 3 кенә сугыш ветераны исән икән. Әмма алар да авыру сәбәпле, тантанага килә алмады. 223 тыл ветераны, сугышта катнашучыларның 19 толы, 568 сугыш чоры баласы гомер кичерә. Арадан китүчеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды, һәйкәлләргә чәчәкләр куелды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса