Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миңлебайлылар референдум көтә

18 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үтәчәк.

Миңлебайлылар август аенда ук бу уңайдан җыен уздырып, билгеле бер карарга килгәннәр инде. Быел алар үзсалым акчасын кеше башыннан 400 сумнан җыярга дигән карарга килгәннәр. Биредә үз авыллары турында кайгыртып яши беләләр. Аларның һәрберсе җыелган бер сум акчага хөкүмәт тарафыннан тагын 4 сум өстәләсен һәм моның отышлы программа булуын аңлый. Референдум булган көн авылда зур бәйрәмгә әйләнә. Җирлеккә караган Миңлебай авылы һәм станциясендә үзсалым акчасына юллар яхшыртылган: кайдадыр асфальт, кайсында вак таш җәелгән. Урамда светодиодлы яктырткычлар яна. Балаларны да онытмаганнар – торак пунктларның икесендә дә балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Миңлебай авылындагы зират коймалары яңартылган һәм башкалар.

- Ничек шулай халыкны җәлеп итә аласыз? - дип кызыксынабыз җирлек башлыгыннан.
Безнең авылда чынлыкта 2 меңнән артык кеше яши. Шәһәрдә теркәлгәннәре дә бар. Алар бит акчаларның үзебезгә файда китергәнен күреп тора. Хәтта авылдан күптән чыгып киткәннәр дә ярдәм кулы суза. Зиратка койма ясарга теләвебезне ишетеп, Мурманскидан да шалтыраттылар. Икенче якташыбыз авылдан 1972 елдан ук Чаллыга күчкән иде. Ул да 10 мең сум бирергә телим, диде. Шәһәрдә яшәүче тугызынчы дистәсенә якынлашкан Шакирә апа да минем дә өлешне алыгыз дип үтенде. Мондыйлар безнең унлап кеше санала. Кешеләрнең аңлаешлы карашын тою бик рәхәт, әлбәттә. Җыелган акча Казанга да, Мәскәүгә дә китми, авылда кала бит, - дип җавап кайтарды җирлек башлыгы Илдар Рәхимов. Аның сүзләрен авылдашлары да куәтләде. Миңлебай авылы имам-хатибы Расыйх хәзрәт Гатауллин әйтүенчә, мәчеттә дә бу хакта сөйләшүләр, аңлатулар була, вәгазь укыла икән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса