Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә үзгә мәктәп ачылачак [+ФОТОЛАР]

Районда төзелеш кызу темплар белән бара. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин балалар бакчаларында, поликлиникалардагы капиталь ремонт барышы белән танышты, әлеге учреҗдениеләр һәм подряд оешмалары җитәкчеләре белән аралашты, проблемаларын сорашты.

Сәяхәт Волгоградская урамыннан башланды. Биредә элеккеге яшүсмерләр клубында дин сабакларын укытуны да үз эченә алган башлангыч мәктәп эшли башлаячак. Хәзер бинада ремонт бара. 
Быел шәһәрдә 7 балалар бакчасына капиталь ремонт ясала. РТСта “Елочка” балалар бакчасына да,ниһаять, ремонт килеп җиткән. Шулай ук район башлыгы “Снегурочка”, “Петушок” балалар бакчаларында да булды. 
Туберкулезга каршы диспансердагы эшләрне караганда табиблар борчуларын да җиткерделәр. Аларны предприятиеләргә эшкә урнашканда бар җирдә дә флюорография узуны таләп итмәүләре борчый иде. Нәкъ менә аның ярдәмендә туберкулез, яман шеш авырулары күп ачыклана. Айрат Хәйруллин сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головинага бу уңайдан күрсәтмә бирде. 
Психоневрология диспансерында да яңарыш көтелә. Элек беренче катта булган азык-төлек блогы бүлмәсе бетерелгән. Биредә башка билгеләнештәге бүлмә ясала. 
Әлмәт хатын-кызлар консультациясендә дә булдык. Район башлыгы биредә диварларны бизәгәндә гаилә кыйммәтләрен истә тотарга киңәш итте. Кайбер учреждениеләрдә бүленгән акча гына тулысынча тәртипкә китерергә җитми. Айрат Хәйруллин өстәмә эшләр башкарырга чыганаклар эзләргә тырышачакларын әйтте. Алда капиталь ремонтларны графикта каралган срокларда тәмамлау, эшләрне сыйфатлы итеп башкару бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса