Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә юлларга да паспорт бирәләр [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә 2018-2028 елларда транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү планлаштыра. Бу хакта муниципаль программа проекты да эшләнгән. Безне нинди яңалыклар көтә икән?

Әлеге документта урам-юл челтәрен модернизацияләүне дәвам итү каралган. Район башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Әлфия Ротанова иҗтимагый совет утырышында хәбәр итүенчә, күрелгән чаралар нәтиҗәсендә юл-транспорт вакыйгаларын киметергә мөмкин булган. Мисал өчен, районда 2015 елда 239 юл-транспорт вакыйгасы булып, анда 42 кешенең гомере өзелсә, 2017 елда бу саннар шул рәвешчә 176 һәм 23 кеше тәшкил иткән. Төбәктә әле хуҗасыз юл участоклары да бар. Хәл бигрәк тә эш ремонтка килеп терәлгәндә, сулы чокырлар пәйда булганда кискенләшә. Хуҗасы булмагач, таләп итәр кешесе дә юк. Мондый юллар паспортлаштырылачак. Транспорт хезмәтләрен яхшырту өчен «Көнбатыш капка», «Дуслык» микрорайоннарын, РТС, Базовая, Шевченко һәм башка урамнарны да кертеп, яңа маршрутлар ачу күздә тотыла. Җәмәгать транспорты да әкренләп яңартылачак. 
Автомобиль транспорты, төгәлрәк әйткәндә, куллану вакытын тутырган двигательләрдән чыккан газ әйләнә-тирә мохитка зур зыян сала. Әлеге проблеманы хәл итү өстендә дә эш бара. Әлмәт районы республика территориясендә автогаз тутыру станциясе (АГНКС) челтәрләрен киңәйтү буенча пилот проектына кертелгән. Әлегә районда бер генә АГНКС эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса