Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә яңа проект эшли башлады [+ФОТОЛАР]

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 нчы мәктәпкә проектны тәкъдирләү чарасы булды.

Проект «Шаг навстречу» дип атала. Мондый проектлар ил күләмендә дә, үзебездә дә бихисап кебек. Юк икән. 
– Әйе, республикада алар бар. Әмма берсе дә безнеке кебек түгел. Без интеллектуаль дәрәҗәләре төрлечә чикләнгән 15-18 яшьлекләрне җәлеп итәбез. Россиядә Псков өлкәсендә генә әлеге категория яшьләр белән проект эшли, – диде безгә проект җитәкчесе, 19 нчы мәктәпнең укытучы-логопеды Алена Ветлугина. 
Проект кысаларында дүрт юнәлеш буенча түгәрәк оештырыла. Бүген аларның һәммәсе кирәкле җиһазлар, әйберләр белән тәэмин ителгән. Алена Ветлугина узган җәй «Шаг навстречу» проекты белән Идел буе федераль округның «Iволга» форумында катнашып, грант ота. 200 мең сум нәкъ менә сәйлән-мәрҗәннәр белән эшләүгә, тегүчелек, агач һәм башка материалдан кул эшләнмәләре ясауга, биергә өйрәтү өчен кирәк булган әйберләр алуга тотыла. 
Әти-әниләрнең шатлыгы иксез-чиксез: аларның гозерләрен тормышка ашырдылар. Үткән ел район башлыгы Айрат Хәйруллин 19 нчы мәктәпкә килгәч, чыгарылыш укучыларының әти-әниләре укуны тәмамлаганнан соң шәһәрдә аларны нәрсә белән булса да җәлеп итәрдәй урын булмавын җиткерәләр. Балалар көннәр буе өйдә утырырга мәҗбүр. Проект әнә шулай килеп туа. Ул Идел буе федераль округының гражданлык институтлары теләктәшлек фонды һәм «ТаграС-Ремсервис» ҖЧҖ ярдәмендә тормышка ашырыла. 
Проектны ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Светлана Лаптева, «ТаграС-Ремсервис» ҖЧҖ җитәкчесе Айрат Закиров, мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов, әти-әниләр килгән иде. Алар башта остаханәләрне карап чыктылар. Килешми мөмкин түгел, чынлап та, проект старт бирелгән көнне алга мөһим адым дип санарга кирәктер. Интеллект дәрәҗәсе камил булмаган үсмер-яшьләргә зур ярдәм бу. Кунаклар бертавыштан әлеге үрнәкне таратырга лаек һәм кирәк дип билгеләп үтте. 
Түгәрәккә 19 нчы мәктәпне тәмамлаучылар гына түгел, Рус Акташындагы интернат, якын-тирә төбәкләрнең шушындый ук укучылары да йөри ала. Алар түгәрәкләрне үзләре сайлый. 100 гә якын кешене кабул итү планлаштырыла. Үсмерләр белән атнасына ике тапкыр узучы түгәрәкләрдә 19 нчы мәктәпнең тәҗрибәле укытучылары шөгыльләнә. Алар эш планы белән якыннанрак таныштырды. Ясалган һәм тегелгән әйберләрдән даими рәвештә күргәзмәләр оештыру, аларны сату да планлаштырыла. 


Ирина Апачаева 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса