Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә уку үзәге ачылды [+ФОТОЛАР]

Бу юлы Әлмәт торба заводы үзенең уку-укыту үзәген ачты.

Тантанада Япония компаниясе эксперты, “ОМК” предприятиеләрендә производство үсешенә аудит үткәрүче Тацуми Кимура (Tatsumi Kimura) да катнашты. Ул да торба заводы директоры Александр Токарев белән кызыл тасманы кисте. Уку-укыту үзәгенең символик ачкычы үзәк җитәкчесе Наталья Крупскаяга тапшырылды. 
Заводның административ-көнкүреш комплексында урнашкан үзәк 700 кв.метр били. Анда стендлар, коммуникацион җиһазлар белән тәэмин ителгән 8 укыту классы ясалган. 
– Уку үзәге төзү теләге торба заводы җитәкчелегендә күптән туган иде инде. Чөнки заводка квалификацияле эшчеләр кытлыгы кичерергә дә туры килгәли. Ә төбәктә станда торбаларны электр белән эретеп ябыштыручы яки прокатларны төзәтүчеләр әзерләүче бер генә уку йорты да юк, – диде АТЗның персонал буенча директоры Әмир Егамов. Шәхси уку-укыту үзәге төзүнең икенче сәбәбе – төп производство ихтыяҗларына кирәк булган средстволарны янга калдыру. Киләчәктә завод башка төбәк предприятиеләренә дә белгечләр әзерләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса