Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Тукайга алмаш яши [+ФОТОЛАР]

Яшьләрне әдәбиятка тарту, язучылыкка кызыксындыру максатыннан Әлмәт районы укучылары арасында «Шигъри чишмә» яшь шагыйрьләр бәйгесе игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә татар гимназиясе базасында әлеге зур һәм мөһим башлангычка йомгак ясалды.

Быел тәүге тапкыр «Шигъри чишмә» яшь шагыйрьләр бәйгесен яңа форматта оештырдылар. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең һәрберсенә остазлар билгеләнде, дөресрәге аларны укучылар «Голос» проектындагы кебек үзләре сайлады. 
Татар гимназиясе китапханәсенә 30 га якын әлеге бәйге катнашучылары җыелган иде. Арада авыл мәктәпләреннән килүчеләр дә бар, шәһәр укучылары да алардан калышмый. 
– Әлмәт районында яңа талантларны ачыклауда һәм зур әдәбиятка алып килүдә бу саллы чара булыр дип өметләнеп калабыз. Бүген биредә күңелләре белән безгә якын балалар җыелган. Аларның һәммәсе дә киләчәкләрен язучылык белән бәйләмәсә дә, араларыннан бер генә булса да прозаик һәм дистәгә якын шагыйрьләр чыгар әле, - диде милли мәсьәләләр буенча Әлмәт мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сиринә Җиһаншина. 
Бәйгенең кагыйдәләре гади иде. Һәр укучы хөкемдарлар каршында (Нәфисә Сабирҗанова, Миңзифа Әхмәтшина, Рәфкать Шаһиев) үзенең берәр әсәрен укып чыгарга тиеш. Хөкемдарга шигырь ошаса ул кыңгырауга басып алга таба бу укучының остазы булырга ризалыгын һәм аның белән эшләргә теләген белдерә. Әгәр инде берничә кыңгырау шалтыраса, укучы ул очракта хөкемдарны үзе сайлап алырга хокуклы. 
Укучыларга килгәндә, алар арасында Тукайны алыштырырдай һәм көчле шагыйрьләр чыгардай сәләтлеләр бар дип курыкмыйча әйтә алабыз. Түбән Мактамадан 6 нчы сыйныф укучысы Илсур Мифтаховны, мисал өчен, өметле дип әйтеп була. Хәер, кемнедер хәзер аерым атау ялгышлык булыр. Бәйге дип яңгыраса да, «Шигъри чишмә» шагыйрьләрне үстерү өчен булдырылган зур проект бит. Димәк, Тукай һәм Җилилләргә алмаш булырдай талантлар хакында соңрак ишетәчәкбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса