Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә триатлон буенча ярышлар узды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә янәдән спорт бәйрәме узды.

Бу юлы калабызга триатлончылар җыелды. Узган ел нефтьчеләр башкаласында дуатлон буенча ярышлар үткән иде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Татнефть Альметьевский триатлон – 2018» — TIMERMAN сериясеннән триатлон буенча тәүге ярыш. Әлеге ярышлар өчен Әлмәтнең сайлануы очраклы түгел. Оештыручылар шәһәрдә моның өчен бөтен шартлар булын искәрттеләр. 
Ярышка шәһәр пляжында старт бирелде. Башта 2008-2014 елда туган балалар 600 метрга йөгерде. Аннан соң триатлончылар ярышларны суда йөзүдән башлады. Башта 750 метрга йөзү каралса да, көннең салкынлыгы һәм яңгыр сибәләве искә алынып аны 375 метрга калдырдылар. Икенче этап велосипедта узышу иде. Шевченко урамы буйлап 20 км араны узганнан соң, тимер атларын калдырып, 5 кмга йөгерделәр. Шәһәр күленә шәһәрдә яшәүчеләр – тамашачылар да җыелган иде. Алар һәркемгә көч-куәт биреп, кычкырып тордылар. 
Триатлон ярышларында атаклы чаңгычы, Олимпия уеннары призеры Максим Вылегжанин да катнашты. Аның триатлонның бу төрендә беренче катнашуы булып чыкты. Ул финишка икенче булып килде. 
– Бүген искиткеч яхшы көн. Барлык дистанция дә яхшы иде. Яңгыр әллә ни комачауламады. Җанатарлар да искиткеч булды, алкышлап торды, – диде ул. 
Беренче урынны дуатлон буенча дөнья чемпионы Максим Кузьмин алды. Удмуртиянең 30 яшьлек әлеге спортчысы Швецариядә узган ярышта башта 10 км йөгереп, аннан велосипедта 150 км узып, тагын 30 км йөгереп алган. Ул Әлмәттәге ярышны үзе өчен яхшы тренировка булды дип бәяләде. Шулай ук трассаның югары дәрәҗәдә булуын искәртте. 
Танылган спортчылар белән беррәттән старт сызыгына башкалар да басты. Барлыгы 9 команда һәм 70 тән артык кеше көч сынашты. Араларында район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты хезмәткәрләре дә бар иде. Алар да өч этапны да яхшы күрсәткечләр белән үтте. 
– Бүген һәркемгә катнашу мөмкинлеге тудырылды. Безгә башка шәһәрләрдән, төбәкләрдән дә киләләр. Спорт ярышларында професионаллар өчен генә түгел, һәвәскәрләргә дә катнашу мөмкинлеге булу мөһим. Спорт белән шөгыльләнү ул үзеңне формада тотарга ярдәм итә. Сәламәт тәндә – сәламәт рух. Әлмәттә спортның 54 төре үсештә. Җаның теләгәнне сайла, – диде финишка килү белән үк безгә биргән интервьюсында район башлыгы. 
Әлмәтлеләр сынатмады. Безнең өч кешедән торган чаңгычылар командасы беренче урын яулады. Тагын ике катнаш командабыз призлы урын алды – АМР-3 бронза, АМР-2 көмеш медальгә лаек булдылар. Беренче урында – Бузулук командасы. 
Татарстанның триатлон буенча баш тренеры Сергей Яковлев ярышларны оештыру дәрәҗәсеннән бик канәгать булуын әйтте. 
– Әлмәт триатлончылары да тәрбияләячәкбез. Яшьләрнең перспективасы яхшы. Әлмәт базасы көчле. Киләсе елга биредә Татарстан чемпионаты узлырырга уйлыйбыз, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса