Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә триатлон буенча Россия кубогына ярышлар узды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә бик триатлон буенча Россия кубогы, Татарстан Республикасы кубогы, Әлмәт беренчелегенә ачык ярышлар оештырылды. Аларда катнашу өчен илнең төрле төбәгеннән триатлончылар җыелды.

Спортчыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Россиянең триатлон федерациясе башкарма директоры Светлана Самохвалова һәм башкалар тәбрик итте. Алар физкультура һәм спорт үсешенә өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, күкрәккә кадый торган билгеләр тапшырдылар. 
Россия кубогы өчен ярышучылар, 16-19 яшьлекләр һәм муниципаль этапта көч сынашучы 19 яшьтән зурраклар, эстафета командасы белән чыгыш ясаучылар башта 750 метрга йөзде, аннан велосипедта 20 км узышты һәм тагын 5 километрга йөгерделәр. 13-17 яшьлекләргә йөзү 300 метр, велосипедта 8 км, йөгерү 2 км тәшкил итте. Триатлон ярышларына 2006 елда туган һәм алардан да яшьрәкләр (100 (йөзү) + 2 км (велосипед) + 2 км (йөгерү)) нокта куйды. Триатлончыларның барысы да Әлмәттә ярышлар өчен шартларның искиткеч булуын билгеләп үттеләр. Җиңүчеләргә һәм призлы урын яулаучыларга бүләкләр тапшырылды. Россия кубогы җиңүчесе булып “элита”төркемендә Максим Кузьмин танылды. Әлмәттән Наталья Первушина да муниципаль этап җиңүчесе буларак пьедесталга күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса