Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә тренерларга яңа фатирлар тапшырылды

«Нефтьче» Мәдәният сараенда быелгы хоккей сезонына йомгак ясалды һәм саллы бүләкләр өләшенде.

Әлеге чара күркәм традиция буенча бездә ел саен оештырыла. Әмма быелгысы үзгә булды – Әлмәт хоккей мәктәбенә 40 ел тулу уңаеннан ул тагы да купшы узды. 
– Сез зур хоккейның киләчәге. Алга таба бүгенге спорт югарылыгын саклап калу өчен «Нефтяник» һәм «Ак Барс» командаларына куәтле яшьләр, сезнең азарт, җиңүчеләргә омтылыш кирәк. Шуңа да балалар һәм яшүсмерләр спортына ярдәм итү безнең социаль эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора, – дип мөрәҗәгать итте әлмәтлеләргә «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов. 
Узган елдагы кебек быел да баш нефтьче берничә тренерга яңа торак ачкычлары тапшырды. Шулай ук компания ярдәме белән яшь хоккейчылар мәктәбе киләсе сезонда «Мерседес-Бенс Туризмо» автобусына да ия булачак. Төп бүләк исә ел ахырында көтелә – шәһәрнең яңа микрорайонында төзелүче заманча боз сарае! 
– Әлмәттә 600 бала профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнә, 4000 нән артык һәвәскәр хоккейчы исәпләнә. Нефтьчеләр ярдәме белән һәр ишегалдында диярлек хоккей тартмачыклары бар, – дип билгеләп узды район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. 
Спорт бәйрәмендә Әлмәт хоккей мәктәбендә тәҗрибә туплаган, Гагарин Кубогы ияләре Артем Лукоянов белән Александр Дергачев та катнашты. Алар белән фотога төшә алу, автограф-сессия балаларны тагы да зур җиңүләргә канатландырды. 
Юбилейлы елда «Әлмәт хоккей мәктәбенең алтын битләре» символик китабын булдыру турында да карар кабул ителде. Тантаналы чарада анда атказанган хезмәткәрләрнең беренче исемнәре дә теркәлде. 
Чарада чыгарылыш укучыларына аттестатлар да тапшырылды, яшь хоккейчылар ант кабул итте.

«Нефтяник» ХК матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X