Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә түбәтәйле велопарад узды [+ФОТОЛАР]

Буген нефтьчеләр каласына велосипедка һәвәскәрләр җыелды.

Өченче тапкыр шәһәркүләм ведопарад узды.Быелгы темасы үзенчәлекле иде, баш киемнәренә багышланып "Алга,түбәтәй!"дип исемләнде. Олысы-кечесе Ленин мәйданына агылды,шулай итеп катнашучылар саны меңгә тулды.
Чарага мәртәбәле кунаклар да килде. РФ Депутаты Николай Валуев һәркемгә спортны яратып яшәргә дип киңәш бирде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин исә Әлмәттә киләчәктә дә велосипед инфраструктурасын җәелдерәчәкләрен белдерде. 
- Елдан-ел велосипедны сайлаучылар күбәя. Әле моннан берничә ел элек моның кадәр халык бер мәйданга чыгачак дисәләр, ышанмас идек. Бүген инде велосипед сөючеләрне биредә күрәбез. Сәламәтлекне һәркем үзе кайгыртырга тиеш,-диде район башлыгы.
"Велобатыр", "Веломатур", "Веловау" кебек номинацияләрдә җиңүчеләрне ачыкладылар, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Үзгә баш киемнәре киючеләрне дә һәм милли костюмнардан килүчеләрне дә очратырга була иде. Велопарадны сабыйлар ачып җибәрде. Шулай ук оешмалар белән әлеге спорт чарасына чыгучылар да булды. 
Гүзәл Идрисова 70 яшендә булса да, бу җыеннан бер дә калмый икән.
- Башкалардан үрнәк алып, күтәренке кәеф белән велосипед сезонын ачып җибәрер өчен иң кулай чор һәм чара бу! Ел да катнашам. Көненә 14 чакрым ара узарга тырышам
,- диде пенсионер. Чыннан да, велосипед сезоны быел да тантаналы төстә һәм күтәренке кәефтә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса