Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшырдылар [+ФОТОЛАР]

Әлмәт төбәгенең күрке булган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне быел 12 нче тапкыр тапшырдылар.

Быелгы премия лауреатлары, ниһаять, билгеле булды. Республиканың мәшһүр татар язучысы, әдибият белгече, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Галимҗан Гыйльманов, хәзерге рус әдәбиятының үсешенә үзеннән саллы өлеш керткән Лев Кожевников (Казан), Чаллыда яшәп иҗат итүче шагыйрә, дистәгә якын китап авторы Рәзинә Мөхиярова – өчесе дә Саҗидә Сөләйманованың әдәбиятына дан җырлаучылар, хактан да данлы премиягә тиң каләм ияләре.

– 12 ел эчендә без бу премиягә була бик күп исемнәрне ачтык, китапларга яңа сулыш бирдек, әдәбиятка яшьләрне кызыксындырдык. Саҗидә Сөләйманованың рухы да, иҗаты да, китаплары һәм шигырьләре дә яши һәм нефтьчеләр булганда әле тагын яшиячәк, - диде ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Рухият» фондына һәм «Татнефть» копманиясенә барлык язучылар берлеге исеменнән рәхмәтләрен белдереп.

Әйтергә кирәк, елдан-ел бу премиядә катнашырга һәм көчләрен сынап карарга теләүчеләр дә, премиянең күләме дә арта. Быел лауреатларга 50 мең сум күләмендә премия бирелсә, кызыксындыру премиясе күләме 25 мең сум булды.

– Премиянең географиясе дә елдан-ел киңәя: Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Төркия, Чиләбе өлкәсе. Бу әле чик түгел. «Татнефть» компаниясе алга таба да бу матур чараны дәвамлы итәчәгенә ышандырып кала. Димәк, яңа исемнәрне без янә ишетәчәкбез, - диде «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса