Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды [+ФОТОЛАР]

«Татнефть» компаниясенең «Рухият» фонды гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия быел 13 нче тапкыр тапшырылды.

Әлеге бүләк нефтьчеләр һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2006 нчы елда булдырыла. Шушы дәвер эчендә 36 язучы һәм шагыйрь лауреат булып танылган, 30 дан артык кызыксындыру премиясе тапшырылган, 90 нан артык студент стипендиягә лаек булган. 
Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә Рәшит Бәшәров, Гөлзадә Бәйрәмова, Рәфкать Шаһиев лаек булды. Кызыксындыру премияләре Гөлүсә Батталовага, Евгений Турхан, Екатерина Анечкинага бирелде. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәтә алган 10 студент Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия белән билгеләнде. Алар арасында Әлмәт дәүләт нефть институтында белем алучы студентлар да бар иде. 
Тантаналы кичә Әлмәт драмтеатры артистларының Саҗидә Сөләйманова иҗаты буенча сәхнәләштерелгән күренеш, танылган артистлар һәм үзешчәннәр чыгышлары белән үрелеп барды. Күркәм гадәт буенча Шигърият бәйрәме Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган, нефтьчеләр башкаласының визит карточкасына әйләнгән «Урсал тауда» җыры белән тәмамланды. 
 

«Татнефть» матбугат хезмәте фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса