Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә хәйрия театр фестивале узды [+ФОТОЛАР]

«Снежность» XV балалар хәйрия театр фестивале быел да нефтьчеләр каласында үз ишекләрен ачты. Ачылыш тантанасы «Аленький цветочек» мюзиклы белән узды.

Быелгы фестиваль юбилейлы - 15 нче кат илнең шактый шәһәрләрендә уза. Әлмәттә исә ул җиденче тапкыр. Балаларга Яңа ел алдыннан ЧТПЗ төркеме һәм «Алнас» заводы тарафыннан менә шундый могҗизага тиң бүләк ясау үзенчәлекле бер гадәткә дә әверелеп бара хәзер. 
Өч көнлек марафонны быел 82 нче сезонын ачкан Оренбург дәүләт өлкә музыкаль комедия театры алып килгән «Аленький цветочек» мюзиклы белән башлап җибәрделәр. 
– Рус язучысы Сергей Аксаков әсәрен сәхнәләштерүебез очраклы гына 
түгел. Үзебезнең Оренбург якларында туган ул. Ике ел инде репертуардагы иң матур әкиятләрнең берсе санала. «Снежность» фестивалендә икенче ел катнашабыз һәм моның өчен чиксез шатбыз. Биредә катнашу һәр театр өчен зур мәртәбә ул, - диде театр директоры Светлана Борисова. 
Өч көн дәвамында фестиваль берничә мең тамашачыны гаҗәпләндерде һәм балаларга баллы бүләкләр дә тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса