Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә күңел ачу үзәкләрен тикшерделәр [+ФОТОЛАР]

«Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә ял итү ни дәрәҗәдә куркынычсыз?

 

 

 

Кемероводагы фаҗигадән соң генераль прокуратура фәрманы буенча Татарстанның барлык сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә иминлек мәсьәләләрен тикшерү башланды. Әлмәтнең иң эре объектларын инде бу атнада ук тикшереп чыктылар.

Прокуратура хезмәткәрләре, башкарма комитет һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе вәкилләре берничә төркемгә бүленеп беренче көнне иң эре объектлар буенча «ауга» чыгып китте.

Иң элек Әлмәтнең халык яратып  йөри торган сәүдә-күңел ачу үзәге – «Панорама» энәсеннән алып җебенә кадәр тикшерү узды. Әйтергә кирәк, моннан унбер ел элек үз ишекләрен ачкан һәм 23 мең квадрат метр мәйданны биләгән өч катлы бина тигез урында, барлык таләпләгә туры китерелеп төзелә. Бинада куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен МЧС, шәхси сак предприятиесе постлары оештырылган, тулысынча автоматлаштырылган, диспетчерлаштырылган система урнаштырылган һәм ашыгыч ярдәм хезмәте эшли. Янгын чыга калса, барлык тиешле чаралар күрелгән. Төтеннән арындыру системасы һәр катта бар, тиешле урында янгын сүндерү җайланмалары куелган. Янгын сүндерү буенча гидрантлар да бар.  Беренче катта хәтта аерым янгын сүндерү мини-комплексы төзелгән.

Һәм иң мөһиме– янгын турында хәбәр итү системасы эшли. Сирена кушыла, автоматик рәвештә барлык ишекләр ачыла.

Эвакуация вакытында эскалаторлар һәм лифтларның ничек эшләве дә күпләрне кызыксындыра. Баксаң, гадәттән тыш хәл килеп чыгып, тревога игълан ителүгә үк эскалаторлар йөрүләреннән туктый, ә лифтлар беренче катка автомат рәвештә төшә һәм ишекләрен ача.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев тикшерүләрне бишлелек дип бәяләде. Дөрес, берничә урында шикләнүләр булды. Әмма алар да тәкъдим характерында гына яңгырады. Мисал өчен, өченче каттагы балалар мәйданчыгын ишекләргә таба тагын да уңайлырак итеп урнаштыру  һәм батут комплексында өстәмә чыгу юлы булдыру. Шулай ук, Игорь Нагаев әлеге уен комплексы ясалган материалларны да якын арада химик- токсикологик күрсәткечләргә һәм яну тизлегенә тикшерәчәген әйтте.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса