Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы башланды

Әлмәттә бу минутларда JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы бара.

“Татарстан килчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Камадан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелды. Әлмәтнең 3 мәктәбеннән дә 15 укучы бүген үзенең белемнәрен һәм осталыкларын сыный. Сайлап алу этабы “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча. Бәйгедә катнашучыларга “Алнас” ААҖ башкарма директоры Сергей Шунин, “Римера” АҖнең үсешен оештыру һәм персонал буенча директоры Олеся Романова һәм башкалар уңышлар юллады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса