Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Җилкәнле өмет» фестивале узды [+ФОТОЛАР]

«СМП –Нефтегаз» АҖ каршында төзелгән «ЯЗ» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган «Җилкәнле өмет» фестивале быел 240 лап балага шатлык өләште.

2014 елдан бирле уздырылучы бу фестиваль Татарстанның 6 районын үз эченә алып, 240 лап баланы бер сәхнәгә туплады. Башта муниципаль этапта сайлап алу турлары узды, ә 11 май көнне иң-иңнәр 1, 2 , 3 нче урыннар өчен көч сынашты. Әлеге матур башлангычның нәтиҗәсен – фестиваль Гала-концертын Иске Әлмәт сәхнәсендә 18 май көнне күреп булды. 
Бөгелмә интернаты, мисал өчен, инде берничә ел рәттән бу фестивальдә катнаша. Узган ел алар «Дүрт стихия» чыгышы белән беренче урын алсалар, быел Кытай мотивлары дигән бию белән 1 нче дәрәҗә лауреат булдылар. 
– Мондый хореографик ансамбльне туплау һәм лаеклы чыгыш әзерләү җиңел түгел. Физик мөмкинлекләре чикле балалар белән мәктәбебездә махсус педагоглар эшли. Балаларның сәхнәгә чыгарга үз теләкләре дә булу аеруча зур нәтиҗәләр бирә. Мондый бәйгеләр турында элек хыяллана гына ала идек. Хәзер инде менә ел да катнашып, балаларыбызга канатлар куябыз, тормышларын якты итәбез, - диде «Рассвет» хореографик ансамбль җитәкчесе Надежда Мишанина. 
Фестиваленең быелгы Гала-концерты да матур мизгелләргә бай булды. Җиңүчеләргә дипломнар белән бергә акчалата премия дә тапшырдылар. Оештыручылар исә өмет уятучы «Җилкәнле өмет»нең киләчәге дәвамлы булачагына ышандырып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса