Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә җиңүче картина хуҗасына 200 мең сум акча бирелде [+ФОТОЛАР]

Картиналар галереясында «Арт-Сабантуй 2018» бәйгесенә йомгак ясалды. Ай дәвамында тамашачылар биргән тавышлар нәтиҗәсендә «Дедуля с внучкой. Весна» картинасы җиңүче дип табылган. Аның авторы – Уфа кызы Вера Фролова.

Җиңүчеләрне «Татнефть» компаниясенең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге начальнигы Нурия Вәлиева, Әлмәт картиналар галереясы директоры Роза Минабетдинова, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Эльмира Хәсәнова тәбрик итте.

«Арт-Сабантуй» проекты шәһәребездә 2013 елдан башлап «Татнефть» компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Быел бәйгегә 100 дән артык эш кабул ителгән. Шуларның 30 ы тамашачы хөкеменә куелган. Бәйге темасы быел аеруча да горур яңгырады – «Безнең заман баһадирлары». Күчмә күргәзмәдә 12 меңнән артык кеше тавыш биргән.

Бәйгедә икенче урынны Түбән Камадан Олег Исаевның «Дед, ты для меня герой!» картинасы яулады. Өченче урында – Лениногорскидан Тамара Самойлованың «Отец Константин» картинасы. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. Бәйгедә катнашучыларга «Татнефть АЗС-Центр»дан ягулык карталары бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса