Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Ел казанышы-2017» бәйгесе узды [+ФОТОЛАР]

Республика студентларының «Ел казанышы» бәйгесе икенче тапкыр гына узса да, аның көче һәм даны инде чит төбәкләргә дә таралды.

Быел бәйгенең финалы республиканың 80 уку йортын үз эченә алып, Әлмәт җирлегендә узды. Быелгы конкурска барлыгы 350 гариза кергән. Сайлап алу турына 129 студент чыккан, финалда исә 50 кеше көч сынашты. 13 номинациядә алдынгыларны 37 жюри әгъзәсы сайлап алды. 


Быелгы «Ел казанышы - 2017» бәйгесенең финал этабы Әлмәт төбәгендә узуына без иң элек Әлмәт политехник техникумы студенты Айсан Хәбибуллинга рәхмәтле булырга тиешбез. Узган ел тәүге тапкыр узган бәйгедә ул Гран-при яулый. Һәм менә шулай итеп Әлмәт үзендә быелгы чараны кабул итү хокукына ия була. 
Әлеге чараның оештыручылары: «Студентлар лигасы» иҗтимагый яшьләр оешмасы, профессиональ мәгариф оешмаларының тәрбия эшләре буенча Советы, мәгариф һәм фән министрлыгы. 
Әлмәт студентлары барлыгы дүрт номинациядә җиңүгә иреште: «Остакуллар шәһәрчеге» проекты (Әлмәт политехник техникумы), «Студентлар иҗат төркеме» номанациясендә махсус призны Әлмәт политехник техникумы каршында оешкан «Мириданс» бию төркеменә бирделәр, «Ел интеллекты» номинациясендә дә беренче урынга Әлмәт студенты чыкты. 


Инсаф Низамиев, АПТ, 3курс: 
–Узган ел да «Ел студенты» бәйгесендә үземне сынап карадым. Әмма финалга кадәр барып җитә алмадым. Шунда мин үземә барыбер җиңүгә ирешәчәкмен дидем. Һәм менә быел «Ел интеллекты» номинациясендә беренчелекне яуладым. 
Шулай ук, «Студентлар массакүләм мәгълүмат чарасы» номинациясендә Әлмәт политехник техникумының «АПТ-Life» иҗат төркеме махсус бүләк белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса