Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә бүген сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар [+ФОТОЛАР]

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлмәттә аны ел саен Хәтер мәйданына барып, митинг рәвешендә билгеләп үтәләр. Быел гөнаһсызга рәнҗетелгәннәр, аларның балалары, оныклары бүген җыелды. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән.

Әлмәт районында бүген сәяси репрессия корбаннары иҗтимагый оешмасы 112 кешене берләштерә. Муниципалитет тарафыннан аларга карата кайгыртучанлык күрсәтелә. Быел җирле бюджеттан матди ярдәм күрсәтүгә 76 мең сум акча бүлеп бирелгән. 
Митингта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева чыгыш ясап, бу хакта да искәртеп узды. 
Сәяси репрессия корбаннарының Әлмәт иҗтимагый оешмасы рәисе Әнисә Гәрәева, ветераннар советы әгъзасы Клара Минһаҗева да бу көннең әһәмиятен ассызыклап үттеләр. Һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды. Репрессия корбаннары истәлегенә төзелгән обелиск янәдән кызыл канәферләргә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса