Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен котладылар [+ФОТОЛАР]

Эш беткәч, ял итәргә, күңел ачарга да була. Бүген район хуҗалыкларында урып-җыю тәмамланды. Терлекләр фермага кайтарылды. Әлмәтлеләр Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен тынычлап билгеләп үтте.

Райондагы агросәнәгать эшчәнлеге турында күргәзмәләрдән дә белергә була иде. Хуҗалыклар яшелчә-җимеш, сөт продукцияләре, икмәк-булка, ит әйберләре һәм башкаларны алып килгән. 
Тантаналы өлеш район башлыгы Айрат Хәйруллин чыгышы белән башланды. Ул авылда бары тик җирне, хезмәтне яраткан кешеләр генә хезмәт куюын искәртеп, аларга рәхмәтен җиткерде. Быел район кырларыннан 95,6 мең тонна ашлык җыеп алынган. Айрат Хәйруллин республика программаларының авылларда да эшләвен билгеләп үтте. Авыл хезмәтчәннәрен тәбрик итәргә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та килгән иде. Ул да изге теләкләрен җиткерде. Алдынгыларга ТР Министрлар Кабинеты, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рөстәм Асаев, Рамил Галимҗанов һәм район үзешчәннәре безне туендыручыларга матур җыр,биюләрен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса