Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә автомобильләр күргәзмәсе узды [+ФОТОЛАР]

Машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан Татарстанның биш шәһәре буенча автойөрешләр уза. Шунда ук күргәзмәләр дә оештырыла. Ул нефтьчеләр башкаласына да килеп җитте. Әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары әлеге транспорт чаралары белән хозурланудан тыш башка форсатка да ия булды.

«Нефтьче» Мәдәният сарае каршында тезелгән машиналар янына алар килеп туктау белән кешеләр җыела башлады. Күргәзмәгә куелган 11 машинаның барысы да Татарстанда чыгарылган. Хәтта биредә «Беларус» тракторына кадәр бар иде. Тизлеге зур булмаса да, озынлыгы 6 метрлы трактор Әлмәткә үз йөреше белән килгән. Алабугада җыелган әлеге авыл хуҗалыгы машинасы куәтле тәгәрмәчле тракторның 3 меңенче сериясе икән. 
«Тайфун» автомобиле хәрби экпиажлар ташу өчен чыгарыла. Бронеавтомобиль руле артында килгән шофер-сынаучы Анатолий Самарин әйтүенчә, Чаллы компаниясе Оборона министрлыгы заказы белән төрле модельдәге мондый машиналарны җыя. Әлмәткә килгәненең авырлыгы 14 мең килограмм тәшкил итә. 
Күргәзмәгә куелган «Тайфун» һәм ралли-ярышларда катнашучы «КАМАЗ» 
янында кеше өзелеп тормый. 
– Без Яшел Үзәндә, Казанда булдык. Күргәзмәләргә төрле кешеләр килә: балалар да, студентлар, өлкәннәр дә. Һәрберсе кызыксына, фотоларга төшә. Күпчелек атаклы «КАМАЗ» белән хәрби машина, трактор каршында тарихка кереп калырга тырыша, – диде «Ремдизель» АҖ белгече Ринат Биктимеров. 
Әлмәтлеләр дә рәхәтләнеп фотога төште. Аларга машина эчләренә керергә, кабиналарына утырып карарга да рөхсәт ителде. 
Татарстанда нинди генә машиналар чыгарылмый икән. Берсе дә чит илнекеләрдән ким түгел. «Хундай» шоферы Кәрим Закиров тимер дусты белән «Ефәк юл» автойөрешеннән кайткан. Чаллы егете 15 августта шәһәрдән машинасы белән Кытайның Жудун шәһәренә чыгып киткән. Шуннан алар Питерга юл тоткан. 
– Автомобильләребез газ ягулыгы белән эшләде. Юлда машина белән бәйле бернинди сораулар, проблемалар килеп тумады. Уңышлы гына кайтып җиттек. Казанда исә Татарстан автойөрешенә кушылып, хәзер Әлмәткә килдек, – дип горурланып сөйләде автомобиле хакында Кәрим Закиров. Аның да машинасы Чаллыда «РариТЭК» җәмгыяте тарафыннан чыгарыла икән. 
Колоннада башка компанияләрдә җитешерелүче машиналар да бар иде. Әлеге автойөреш һәм күргәзмәнең максаты Татарстан халкын республикада җыелучы автомобильләр, машина төзелеше тармагы предприятиеләре эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырудан гыйбарәт иде. Әлмәтлеләр күргәзмәне югары бәяләде. Үзе дә шофер булып эшләүче Виктор Кизимов гаиләсе белән килгән. Ул яңа машиналар белән даими кызыксынып тора икән. 
– Төрле журналлар аша күргәнче үз күзләрең белән карауга, тотып капшауга ни җитә. Өстәвенә аларның барысы да Татарстанда чыгарылган. Миңа күргәзмә бик ошады. Яңа машина-автомобильләр белән бик теләп танышам, – диде ул. 
Шәһәрдәшебез, инженер-уйлап табучы Харис Мөхәммәтшин да һәр машинаны җентекләп карап чыкты. Ул да тәэсирләре белән теләп уртаклашты. 
– Бездә мондый күргәзмәләр сирәк була. Шуңа да тәэсирләндерә. Дөресен әйтергә кирәк, заманча хәрби техника күргәнем юк иде әле. Миңа оча торган автомобильләр өстендә эшләүче инженер буларак, аларның ничек ясалганы, технологияләре, заманча материаллар кулланылышы да кызыксындыра. Танып-белүне арттыра торган күргәзмә бу, – диде ул да. 
10 нан 14 сәгатькә кадәр биредә балалар бакчаларына йөрүчеләр дә, укучылар, студентлар, зурлар да килде, күргәзмәне диккать белән карады. Автойөреш Әлмәттән Түбән Камага кузгалды. Үзенең сәяхәтен ул Чаллыда төгәлли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса