Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итте [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр.

“Нефтьче” Мәдәният сараена тантанага җыелучылар игътибарына башта фильм тәкъдим ителде. Ул шәһәрдә һәм районда алып барылган эшне тулысы белән чагылдырды. Бүген яшь армиячеләр сафында 900 үсмер исәпләнә. 300 укучы кадетлар традициясен дәвам итә. Хәрби хезмәттә 465 әлмәтле. 62 егет контракт буенча хезмәтне сайлаган. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның сафы елдан-ел кими бара. Бүген аларның 80 е генә арабызда. 
Бәйрәм Россия һәм Татарсан гимннары белән башланды. Батыр якташларыбызны район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул җәмәгать эшендә нәшатлыларга район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын, “Кораллы көчләргә – 100 ел» медален тапшырды. Хәрби комиссар, полковник Ришат Сабиров армиянең бүген дә илнең таянычы булуын, техникаларның яңартылып торуын сөйләде. Үзешчән сәнгать осталары хәрбиләрне җыр-биюләре белән тәбрик итте. Концерт хәрби рухта барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса