Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт студентларыннан бассейнда имтихан алдылар [+ФОТОЛАР]

Төзүчеләргә кайларда гына эшләргә туры килми: биеклектә дә, җирдә һәм казылган чокырларда да.

Статистика нәкъ менә төзелеш тармагында бәхетсезлек очракларының күп булуын күрсәтә. Аларны ничек булдырмый калырга, иң беренче чиратта нинди таләпләр үтәлергә тиеш – политехникумның 2 нче курс студентларына аңлатма-киңәш төзелеш объектында бирелде. 
Эш урыннарындагы бәхетсезлек очраклары, кызганычка, җиңелчә имгәнү белән генә тәмамланмый шул, инвалид та калалар, гомерләр дә өзелә. Быел гына да безнең районда 4 гаилә әнә шул рәвештә туендыручысын югалткан. Бер өзелгән гомерне кире ялгап, кайтарып булмый. Хезмәтне саклауга әнә шуңа да зур игътибар бирелә. Бу мәсьәлә теләсә нинди һөнәр үзләштерелгәндә үк алгы планда булырга тиеш. 
Политехникумда булачак төзүчеләр дә белем ала. Алар өчен шәһәребездә булачак «Мирас» бассейны төзелешенә экскурсия оештыру иң беренче чиратта хезмәтне саклау кагыйдәләре белән таныштыруны күздә тотты да. Төзелешнең генераль подрядчысы булган «Арслан» фирмасының сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча начальнигы Рамил Могыйнов, ТР дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе урынбасары Владимитр Бувальцев иң беренче чиратта игътибарны биеклектә эшләүгә юнәлттеләр. Югарыда эшләгәндә хезмәтне саклау буенча кагыйдәләрдә үзгәрешләр дә бар. 
– Элек 1,3 метр биеклек булганда югарыда эшләү булып санала иде, хәзер исә ул 1,8 метрга үзгәртелде, –диде Рамил Могыйнов. 
Һәркем дә биеклектә эшли алмый. Моның өчен эшче башта укырга, аннан имтихан биреп, таныклык алырга тиеш. Таләпләр катгыйлана бара. Бүген хезмәтне саклауга предприятиеләрдә түгел, ә уку йортларында укытыла. 
Студентлар килгәндә төзүчеләр фасадта баскычларда эшлиләр иде. Ничек эшләргә, баскычның нинди булырга тиешлеген, саклану чараларын беркетүне күрсәтү, яшьләрнең белемен тикшерү өчен яхшы мисал булды ул. 
Студентларны объект эченә дә алып керделәр. Булачак төзүчеләр экскурсиядән бик канәгать калды. Кайберләре үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап та алды. Рамил Могыйнов 3 нче курста укучы 10 студентның хезмәт практикасын биредә узарга теләк белдерүен җиткергәч, кызыксыну тагын да арта төште. Студентларга акча эшләү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса