Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт үсмерләре “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабында җиңүчеләр [+ФОТОЛАР]

JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам.

Хәбәр иткәнебезчә, кичә “Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелган иде. Алар “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча көч сынашты. Араларында әлмәтлеләр дә бар иде. 10, 16, 20 нче мәктәптә белем алучы үсмерләребез сынатмады. “Мехатроника” компетенциясендә Владимир Абрамов белән Дмитрий Долгов, “электромонтаж”да Ильяс Калашников һәм Ильяс Сәрвәров жиңүчеләр булып танылды. “Инжененрлык дизайны”нда кече яшьтәгеләр категориясендә Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов, зурлар арасында Вадим Петряев белән Даниль Салиев иң оста булуларын раслады. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак JuniorSkills стандарты буенча төбәк чемпионатында катнашачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса