Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт мэры КВН уздырды

Кичә «Нефтьче» Мәдәният сарае гөрләп торды. Биредә Әлмәтнең иң актив һәм җор телле яшьләре район башлыгы кубогына КВН уеннары фестиваленә җыелды. Ул шәһәрнең 65 еллыгына багышланды.

КВН уеннары Әлмәттә 1998 елдан башлап уздырыла. Ләкин уен тарихында район башлыгы исеменә оештырылган КВН әлегә юк иде.

Залда алма төшәр урын да юк иде. Уен өч блокка бүлеп үткәрелде. Мәктәп укучылары, студентлар һәм эшче яшьләр үзләренең тел байлыгын һәм артистлык сәләтен күрсәтте.

Жюри составы да үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Әлеге дәрәҗәле вазифаны башкарырга хәтта Мәскәү кунаклары да килде. Алар арасында танылган алып баручы, сценарист Михаил Марфин, Югары КВН Лигасының «Без консервантов» командасы капитаны Арсений Агапов та бар иде.

Уенда 18 команда катнашты. Һәрберсе тамашачы мәхәббәтен яулый алырлык үзенчәлекле якларын ачып салды. Сәхнәдән бүгенге көндә актуаль булган һәм нефтьчеләр төбәгенә кагылышлы мәзәкләр, тапкыр сүзләр яңгырады. Әлбәттә, татарлык темасы да чагылыш тапмый калмады.

Тамашачылар яраткан командаларына көч һәм дәрт биреп, аларны көчле алкышлар белән хуплады.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Бобрята» («КВН мәктәбе» балалар иҗтимагый берләшмәсе, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге), «Сборная АГНИ» (Әлмәт дәүләт нефть институты) һәм «Улица индустриальная» командалары (Әлмәт торба заводы) яулады. Икенче урынга «Black Home» (3 нче мәктәп), «Политех» (Әлмәт политехникумы) һәм «Сидите, сидите, не вставайте» (балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге) лаек булды. Өченче урын исә «Чо» командасына («Вега» балалар иҗтимагый берләшмәсе) һәм «Сборная Активной молодежи»га бирелде.

Фестивальнең төп бүләге – район башлыгы кубогы Әлмәт һөнәри көллият студентларына тапшырылды. Шулай ук Әлмәт турындагы иң кызык мәзәк өчен «СМП-Нефтегаз» командасы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса