Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт өлкәннәренең әманәте үтәлде [+ФОТОЛАР]

Моннан 36 ел элек алар тарафыннан язылган юлламалы капсула алынды.

1981 елда 11 сентябрьдә Әлмәттә бүгенге «Нефтьче» Мәдәният сарае (ул чакта башка исемдә) файдалануга тапшырыла. Тантана барышында 2017 елда 7 ноябрьдә, Бөек Октябрь революциясенең 100 елллыгын бәйрәм иткән көндә ачылырга тиешлеге әйтелеп, Мәдәният сарае диварына киләчәк буынга язылган хат һәм 2 миллиард тонна нефть тамчылары салынган капсула да куела. Юллама астына партия, профсоюз, комсомол башлыклары, производство алдынгылары имза салган. Ул чакта капсуланы мемориаль такта артына бүген «Татнефть» ААҖ генераль директоры буылп эшләүче Виктор Городний куйган. 
7 ноябрь, 2017 ел. Мәдәният сарае нәкъ 36 ел элек кебек кабат халык белән тулды. Бу юлы алар капсуланы алу шаһиты булырга килгәннәр. Бүгенге буынга юлламада ул чактагы халык депутатларының шәһәр башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшинның да имзасы салынган. Якташыбыз, Дәүләт Советы рәисе әлеге вакыйгадан читтә кала алмаган – ул да чараларда катнашты. Капсуланы Виктор Городний моннан 36 ел элек ничек куйган булса, шулай алды һәм Фәрит Мөхәммәтшин, ә ул үз чиратында район башлыгы Айрат Хәйруллинга тапшырды. 2 миллиард тонна нефть фонтаныннан алынган кара алтын салынган икенче капсула «Нефтьче» Мәдәният сарае диварларына мәңгегә калдырылды.
Тантана тамашачылар залында дәвам итте. Анда юллама ачылып, укылды. Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт иде. 
2017 елгы әлмәтлеләргә! 
Без Татарстан нефтьчеләре шәһәре – Әлмәтнең хезмәт ияләре сезгә, безнең буыннарга, киләчәк кешеләренә кайнар сәламнәр белән мөрәҗәгать итәбез. 
Бүген бездә истәлекле көн: шәһәрдә удар комсомол төзелеш булган Нефтьчеләрнең Мәдәният һәм техника сарае ачыла. Аның ачылышы истәлекле вакыйгага багышлана: берничә көннән Татарстан ятмаларыннан ике миллиард тонна нефть чыгарылачак! 
Илебездә нефть сәнәгате үсешенең барлык тарихы дәверендә тәүге тапкыр бер нефть төбәгендә кыска вакыт аралыгында – нибары 38 ел эчендә шуның кадәр күләмдә нефть табыла, аның икенче миллиарды соңгы 10 ел дәвамында чыгарыла. Бу искиткеч хезмәт җиңүен гүзәл корылманы – Нефтьчеләрнең мәдәният һәм техника сараен куллануга тапшырып билгеләп үтәбез. 
Быел сез, дуслар, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгын билгеләп үтәсез. Зур дулкынлану белән сезгә, безнең хезмәтебезне дәвам итүчеләргә котлауларыбызны юллыйбыз. 
Ватан безнең күз алдында кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган үзенең данлы үсеш этапларын үтте. Бу Бөек Октябрь социалистик революциясе, граждананр сугышындагы җиңү, дөньядагы бердәнбер илдә социализм төзү, Бөек Ватан сугышында Бөек җиңү, аннан халык хуҗалыгын торгызу, социалистик илләр лагерен оештыру, чирәм җирләрне эшкәртү, беренче кешенең космоска чыгуы (совет гражданины, коммунист Ю.Гагарин) һәм алда да космик киңлекләрне яулау. 
Безнең дәвернең иң төп казанышлары дип партиянең XXIV съездында яңгыраган һәм киләчәктә алдагы партия съездларында үсеш алган, бөтендөнья прогрессив кешелекнең теләктәшлеген тойган дөнья программасын тормышка ашыру булды дип саныйбыз. 
Без баш өстендә, балаларыбыз бишеге өстендә аяз, чиста күк йөзе булсын өчен көчебезне дә, акча да кызганмадык. Шулар өчен хезмәт куйдык, безнең казанышлар, безнең ике миллиард тонна нефть – алар хакына. 
Кадерле әлмәтлеләр! Без, 80 нче ел кешеләренең эстафетасы ышанычлы кулларда, сезнең эштәге, фән һәм техника үсешендәге, мәдәният өлкәсендәге уңышлар тагын да зуррак һәм саллырак булыр дип ышанабыз. 
Бәхетле булыгыз! 
Тынычлыкны саклагыз! 
Әти-бабайларыгызга лаеклы булыгыз! 
Дәүләт Советы рәисе райондагы күркәм үзгәрешләргә шатлануын белдерде, хатирәләре белән уртаклашты, фидакарьләргә бүләкләр тапшырды. 
Бүгенге яшьләр үзләре дә киләчәк буынга яңа юллама калдырды. Аны 2047 елда гына ачарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса