Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт халкы роллердром һәм башкаларны төзүләрен сорый [+ФОТОЛАР]

Быел Әлмәткә республикадан ел әйләнәсе куллана алырлык иҗтимагый тирәлек төзү өчен 100 миллион сум акча бүленә. Аны кая тотарга, нинди объект төзергә? Үз төбәгенә битараф булмаган әлмәтлеләр шул хакта фикер алышты, тәкъдимнәрен белдерде.

Яшьләр үзәгенә җыелучылар арасында җитәкчеләр дә, гади халык, яшьләр дә бар. Мондый проект семинарлары шәһәрдә 2016 елдан уздырыла башланды. Шәһәрдәге пляж, үткән ел шарлавыклы буаларда төзелгән балалар мәйданчыгы һәм башка күркәм объектлар яңгырган фикер-тәкъдимнәр игътибарга алынып сафка бастырылды. 
– Программа быел да дәвам итә. Бүлеп бирелгән акчаны без нәтиҗәле тотарга тиеш. Күп төрле тәкъдимнәр булды, шул исәптән шәһәрдә роллердромны торгызуларын сорап та мөрәҗәгать итәләр. Безгә халыкка иң кирәкле объектны сайларга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов. 
Фикер алышулар кыш дәвамында һәр атнаны оештырылды. Тәкъдимнәр берләштерелеп, алар буенча халык арасында сораштыру уздырылган. Әлмәтлеләрнең күпчелеге сусаклагычны төзекләндерү кирәклеген белдергән. Аннан соң үзәк район шифаханәсе артындагы территория, Бигәш инешенең «Алсу» микрорайоны янындагы өлеше, «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйдан, Нариманка елгасы ярлары, шәһәр күленең Шевченкодан Объездная урамына кадәрге икенче чираты, шарлавыклы буаларның калган территорияләре китә. Баш архитектор Әлфия Маненкова әйтүенчә, кайберәүләр гаилә белән ел әйләнәсе куллана алырлык күпфункцияле үзәккә ихтыяҗ булуын да күтәреп чыкканнар. 
Проект семинарында катнашучыларга командаларга тупланып, тәкъдимнәрен берләштереп, дәллиләп чыгыш ясау бурычы куелды. Беренче булып район башкарма комитеты җитәкчелеге төркеме күтәрелде. Алар фикеренчә, сусаклагыч зонасын туристларны да җәлеп итәрлек эре ял итү үзәгенә әйләндерергә мөмкин. Биредә аквапарк, көймә станциясе төзергә була. Дала Зәе буйлап җәен велосипедта, кышын чаңгыда йөрү юллары ясау, Геофизика урамы тирәсендә өлкәннәр өчен парк, Радищев белән Бигәш чатындагы ачыклыкта берәр милли рухтагы объект, музыка көллияте зонасында амфитеатр, пляжда ел әйләнәсе эшли торган урын ясау, Гагарин урамын җәяүлеләр өчен генә калдыру тәкъдимнәре яңгырады. 
Сусаклагычка чыгыш ясаучыларның һәрберсе диярлек кагылып үтте. Кайберәүләр биредә зур спорт зонасы, экстрим-үзәк, йөгерү юллары кирәклеген күтәрде. Бу көнне дә пляжда роллердром ясауларын сораучылар булды. Икенче төркем «Алсу» микрорайонының үсүен искә алып, анда иҗтимагый тирәлеккә ихтыяҗ булуын әйтте. Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверда тәртип урнаштыру, Нефтьчеләр мәйданын җәйге чорда активлаштыру, Бигәш инеше үзәнлегендә халыкка ял итү урыны ясау, Чехов урамын кече Арбатка әйләндерү кебек тәкъдимнәр дә керде. Ә менә ике төркемнең фикерләре арасында Түбән Мактама белән бәйлеләре дә бар иде. Чыгыш ясаучыларның һәммәсе бистәдә иҗтимагый тирәлекләрнең аз булуын, су коенырга, велосипедта йөрергә урын, балаларга уен үзәкләре юклыгын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса