Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәт архивы кызыксыну уятты [+ФОТОЛАР]

Архивларда безнең тарих, бәһаләп бетергесез хәзинә саклана. Татар гимназиясе укучылары Әлмәт архив бүлегендәге истәлекле һәм мөһим документлар белән танышу мөмкинлегенә ия булды.

Быел республикада дәүләт архив хезмәте төзелүгә 100 ел. Әлмәттә архив хезмәте район белән яшьтәш. Ул 1930 елда оештырыла. Биредә нинди генә документлар юк. Архивның ишеге ябылып тормый. Гадәттә бирегә гозер белән, теге яки бу документның күчермәсен сорап мөрәҗәгать итәләр. Архив хезмәткәрләре гадәти булмаган кунаклар да кабул итте – татар гимназиясенең 7б сыйныфы укучылары экскурсиядә булды. Архив бүлеге начальнигы Әлфия Зарипова һәм беренче категорияле белгеч Ирина Голубева балаларны фонд белән таныштырды. Кайбер укучылар әти-әниләре, әби-бабайларының туган авылларының 30 нчы еллардагы хуҗалык кенәгәләрен күреп гаҗәпләнде. Алар шулай ук шагыйрә һәм язучы Саҗидә Сөләйманованың кулъязмаларын да карадылар. Шулай ук районда чыккан газеталар да аларда кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса